…на России тайна вкладов: никто не знает, удастся ли их вернуть.

Пхеньян Сеул белән төзегән хәрби киеренкелекне киметү килешүендәге чаралардан баш тартачагын белдерде

"Без җирдәге, диңгездәге һәм һавадагы хәрби өлкәләрдә киеренкелекне киметү өчен кабул ителгән чаралардан баш тартачакбыз. Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диелә Төньяк Корея саклану министрлыгы белдерүендә.

Төньяк Корея Көньяк Корея белән хәрби киеренкелекне киметү килешүе кысаларында туктатып торылган хәрби чараларның барысын да кичекмәстән торгызачагын белдерде. Бу хакта "Ренхап" агентлыгы җиткерә.

"Без җирдәге, диңгездәге һәм һавадагы хәрби өлкәләрдә киеренкелекне киметү өчен кабул ителгән чаралардан баш тартачакбыз. Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диелә Төньяк Корея саклану министрлыгы белдерүендә.

Төньяк Кореянең хәрби иярчен очыртып җибәрүенә җавап буларак алдагы көнне, 22 ноябрьдә Көньяк Корея 2018 елда төзелгән, хәрби киеренкелекне киметү турындагы килешүне өлешчә туктатты.

Төньяк Корея күзләү иярчене урнаштырылган ракетны уңышлы очыртып җибәрүен белдергән иде. Пхеньянда тиздән тагын берничә шымчы-иярчен очыртырга җыенуларын әйттеләр.

  • 2018 елда ике Корея арасында төзелгән килешү җир һәм диңгез чикләрендә буфер җирләре булдыруны, чик буенда очышлар башкарылмый торган зона ясауны күз уңында тота. Бу килешү очраклы бәрелешләрне булдырмас өчен кирәк иде.
  • Килешүне туктатып тору Сеулга күзләү операцияләрен торгызырга мөмкинлек бирәчәк.

https://dspqz7bwwuc94.cloudfront.net/a/32696427.html

Теги: english, кореи
СМИ сетевое издание RASHKOSTAN.COM зарегистрировано в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор). Свидетельство о регистрации средства массовой информации №35 от 05.11.2017 г. Все имена и события вымышлены, любые совпадения случайны. Вся представленная информация является оценочным суждением, носит исключительно ознакомительный характер и не является руководством или призывом к действию.
О блокировках | Редакция: Email / Telegram | GPG key

Powered by Laravel 11.5.0 (PHP 8.3.6)